БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актаныш районында терлек азыгы әзерләү кампаниясе алдыннан хуҗалык җитәкчеләре киңәште

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген Актаныш районында  малларны җәйләүдә тәрбияләү һәм авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча  семинар-киңәшмә үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә оештырылган чарага хуҗалык  җитәкчеләре чакырулы иде. “Таң” хуҗалыгының Теләкәй җәйләвендә башланып киткән очрашу “Тамыр” хуҗалыгы басу-кырларында дәвам итте. Бүген Актаныш терлек азыгы әзерләүгә тулысынча әзер -  29 майдан район әлеге кампаниягә старт бирергә ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International