26 май – Россия эшмәкәрләре көне. Эшкуарлар илебез үсешенә зур өлеш кертәләр, икътисадый һәм социаль бурычларны хәл итүдә актив катнашалар. Россия бизнесы быел үзенең һөнәри бәйрәмен - эшкуар көнен коронавирус таралуның катлаулы вәзгыятендә каршылый. Эшкуарларның белемнәре, тәҗрибәсе, эшлекле сыйфатлары бүген аеруча кирәк. Дәүләт кризис шартларында зыян күргән кешеләргә һәм икътисад тармакларына, кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү буенча комплекслы чаралар кабул итте. Хакимиятнең барлык тармаклары эшмәкәрләргә үз эшләрен, эш урыннарын саклап калырга, хезмәт хакын түләргә, банкротлыкка юл куймаска ярдәм итүче законнарны оператив рәвештә гамәлгә кертү өчен көчләрен берләштерә. Бу шартларда иң мөһиме - кулларны төшермәскә.
Кече һәм урта бизнесны үстерү – безнең өчен өстенлекле юнәлешләренең берсе. Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Актанышта эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, үз көнен үзе күргән, башкаларны да эш урыннары белән тәэмин иткән кешеләр аз түгел.
Сез идеяләрегезне төрле өлкәләрдә – АПК, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү, сәүдә, төзелеш һәм башка мөһим тармак¬ларда тормышка ашырасыз. Сез яңа эш урыннары булдыру белән бергә уңайлылык та булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итәсез. Инициативалы һәм иҗади хезмәтегез, районда актив гражданлык позициясе һәм социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күр¬сәткәнегез өчен рәх¬мәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, яңа казанышлар, ышаныч¬лы эшлекле парт¬нер¬лар, гаиләләрегездә иминлек һәм эшегездә уңышлар телим!
Фото архивтан алынды.