Актаныш халкы битлек-перчатка режимын төгәл үтиме?

2020 елның 26 мае, сишәмбе

12 майдан Актаныш районы территориясендә дә битлек һәм перчатка режимы кертелде. Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы территориясендә шәхси саклану чараларыннан башка хәрәкәт тыела. Җәмәгать урыннарында барысы да битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга тиеш. Гражданнарның үзара элемтәләрен киметү максатында 1,5-2 метр аралыктагы дистанцияне сакларга кирәк. Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар коронавирусның алга таба таралуына киртә булып тора. Бүгенге көндә районда 126 кеше медикларның даими контролендә.


Мәгълүм булганча, 12 майдан җәмәгать урыннарында битлексез генә түгел, перчаткасыз булган гражданнарга да беркетмә төзелә. Шәхси саклану чараларыннан йөрүгә игътибар бирмәгән өчен гражданнарга 1000нән 30000 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 100000 сумнан 50000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 30000 сумнан 50000 сумга кадәр, юридик затларга – 10000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф санкцияләре каралган. Кагыйдәләрнең үтәлешен полиция хезмәткәрләре даими тикшереп тора. Алар көн саен сәүдә нокталарына, җәмәгать урыннарына рейдлар оештырыла.


Гомумән, актанышлылар битлек-перчатка “дресс-код”ын саклыймы соң? Бүген универсам һәм КБО биналарында халык агымын күздән кичердек: җәмәгать урыннарында актанышлылар битлек һәм перчатка режимын төгәл үти. Кибет-аптекаларда саклык чараларының мөһимлеге аерым ачык язылган. Гомумән, кагыйдәләрне үтәмәүчеләр өчен сату нокталарына ишекләр ябык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International