Май аенда Актаныш районының 9 мөхтәрәм заты 90 яшьлекләр сафына басты – ачлык-ялангачлыкны үз күзләре белән күргән, күмәк хуҗалыклар оешу, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты булган мондый затларның матур тормыш кичереп, бүгенге имин тормышта яшәүләре үзе үк зур куаныч!
Актанышта 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы мөхтәрәм юбилярларның бәйрәм куанычын район җитәкчелеге дә уртаклашып килә. Бу – язылмаган матур канун, бу - тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән олуг затларга хөрмәт һәм ихтирам билгесе.
22 май көнне Буазкүл авылында яшәүче Шәрәфуллина Кафия Закир кызы үзенең олуг гомер бәйрәмен каршы алды. Юбилярны район, республика җитәкчелеге исеменнән җирлек башлыгы Дамир Вәлиев тәбрик итте. Ул туган көн иясенә Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, район башлыгының открытасын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.
Гасырлар чигенә якынлашканда сәламәтлегең, якыннарың янәшә булудан да зур бәхет турында хыялларырга мөмкинме соң? Мөгаен, юктыр! Ходайның биргәненә шөкер итеп, тән сихәте, җан тынычлыгы белән гомер йомгагын сүтегез әле Сез, кадерле өлкәннәребез!