Актанышта соңгы соңгы кыңгырау онлайн форматта чыңлаячак

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә  Актаныш районы  укучылары өчен дистанцион укулар онлайн форматтагы соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре белән тәмамланачак.

- 28 май көнне,  мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча,  әлеге чараларны онлайн форматта үткәрү күздә тотыла, – дип хәбәр итә районның мәгариф бүлеге.

Сүз уңаеннан, быел Актаныш районында 9 сыйныфны – 328, 11 сыйныфны 96 укучы тәмамлый. Дүртенче чирекне укучылар тулысынча дистанцион режимда укыды.   I - VIII сыйныфларда белем алучы укучылар өчен уку елы 23 нче майда тәмамланды. Өлкән сыйныф укучылары өчен 30 май - соңгы уку көне булачак.

XI сыйныф укучылары  өчен БДИ  29 июньдә башланып,  20 июльдә тәмамланачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International