ИГЪТИБАР – БАЛАЛАР: Татарстанда профилактик чара старт алды

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Балалар катнашындагы юлтранспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 20 майда Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик чарасына старт бирелде. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Саннарга күз салсак, 2020 елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән, 101 бала тән җәрәхәтләре алган.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә.  Мисал өчен, 2019 елның июнь- август айларында республикада балалар катнашында 151 авария булган, аларда 4 (ел буена – 19) баланың гомере өзелгән, 158 бала зыян күргән.

“Игътибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе төрле чаралар үткәрүне планлаштыра. Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцион өйрәтү, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча чаралар, яшүсмерләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр оештырылачак, балаларны йөртүче транспорт шоферлары, мәгариф учреждениеләренә илтүче юллар, юл билгеләре, разметкалар, светофорлар һәм киртәләгеч җайланмалар тикшереләчәк.

Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналар балалар иминлегенә җаваплы карарга тиешләр. Балаларны юлга якын, иминлек өчен куркыныч урыннарда ялгыз калдырмагыз. 7 яшьтән кечерәк балалар конструкцияләрендә куркынычсызлык каешлары, куркынычсызлык каешлары һәм баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган тоткыч җайланмалар каралган җиңел машинада һәм йөк машинасы кабинасында әлеге җайланмалар ярдәмендә генә йөртелергә тиешләр. Моның белән беррәттән, Дәүләт автоинспекциясе 7 яшьләре тулган балаларны да әлеге җайланмалар ярдәмендә йөртергә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International