Бүген ветеринария берләшмәсендә район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә җаваплы белгечләр өчен укулар оештырылды.

Терлек азыгы әзерләү Актаныш районы хуҗалыклары өчен мөһим компания. Райондагы 26 мең баш сыерны кыш дәвамында рацион белән ашату, югары сыйфатлы ит-сөт продукциясе җитештереп сату нәкъ менә яхшы әзерләнгән азыкка барып тоташа. Димәк, терлек азыгы- хуҗалыкка керәсе акча булып чыга. Бер сыерны кышлату өчен биш мең тонна тупас сусыл азык әзерләргә кирәк. Быелгы язда көздән чәчелгән уҗымнар, кукуруза, катнаш азык, берьеллык (соңгы икесенең күләме- 10119 га) һәм күпьеллык үлән (19211 га), барысы 37 мең гектар мәйдандагы басуларда терлек азыгы игелә.
.jpg)
Акча кереме булган терлек санын арттырырга районның тулы куәте бар. Моңың өчен чәчүлек җир мәйданнары җитәрлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе белгечләре иске, чүп баскан күпьеллык үлән басуларын яңартырга, берьеллык һәм катнаш азык үлән мәйданнарын киметеп, люцерна культурасы белән алыштырырга тәкъдим итә.

Чөнки люцерна туклылык, сыйфат һәм терлекләрнең үзләштерү дәрәҗәсе буенча күпкә өстен. Тәҗрибә дә бар: узган ел иртә чәчелгән люцернаның бутонлашу вакытында әзерләнгән азык үзен күрсәтергә өлгерде- бу төр азыктан моңарчы күрелмәгән күләмдә сөт продукциясе җитештерелде. Быел әлеге үсемлек өчен ел аеруча уңай килә: иртә язда ук калкынган люцерна хәзерге вакытка 20-25 см биеклеккә җитте. Июнь башында терлек азыгы әзерләүгә ныклып керешү кирәк.

Районда кукурузаның 4 мең гектары силос өчен, 2 мең гектары бөртеккә игелә. Кукурузадан силос салганда бөртекнең тәмам изелеп бетүе кирәк. Изелмәгәндә терлек ашказаныннан шул көе чыгып китә.

Бүгенге укуда терлек азыгы әзерләүнең барлык нечкәлекләре төшендерелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев, идарә маркетологы Рәфит Мирзаһитов, шулай ук идарәнең һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре күрсәтмә материаллар белән чыгыш ясады.

Хуҗалыклардан укырга килүчеләрнең саны аз булу урынлы борчу тудырды.
