"Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге депутатлары республикадагы шәһәр-бистә ишегалларын һәркемгә уңайлы булуын күрергә теләп, «Безнең ишегалды» дигән проект тәкъдим итте. Әлеге программа республикадагы ике миллион биш йөз мең кеше яшәгән территорияне төзекләндерүгә, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Өч елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы республиканың барлык ишегалларын күз уңында тота. Ә аларның күбесе кичекмәстән төзәтүне, үзгәртне, яңартуны сорый.
Актаныш районы алдында да күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү бурычы тора. Хәзерге вакытта аны үтәү буенча төрле чаралар күрелә башлады инде.
Халык белән якыннан аралашып, аларның тәкъдимнәрен, фикерләрен тыңлап, ишегалларын халык өчен уңайлы итү максатларында күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелде.
Бүгенге көндә исә Актаныштагы беренче кварталда төзекләндерү эшләре башланып китте. Төгәлрәк әйткәндә, бу территориядә урнашкан күпфатирлы йорт ишегалларында юлларны һәм тротуарларны ремонтлау бара. Икенче адым - тышкы яктыртуны җайлау. Иң соңгы этап булып и исә уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру торачак.