“Таң” хуҗалыгының иң перспектив яшь кадры булып танылган Диларис Мөхәммәтшин 13нче язын туган ягының кырларында каршылый. Кояш чыкканын да иң беренче күрә ул, кояшны офык артына да Диларис басудан озата.
2007 елда “Таң” хуҗалына эшкә урнашкан кадрның беренче адымнары ук ныклы, ышанычлы була. Башта коллектив арасында хезмәт сөючәнлеге белән абруй казана ул, аннан районкүләмендә оештырылган механизаторлар өчен бәйгеләрдә үз осталыгын сыный башлый. Алдынгы урыннарны яулаган Такталачык егете шул рәвешле Республика күләмендә дә танылу ала. Күп тапкырлар “Кыр батыры” исеменә лаек була.
Куллары кыр корабы штурвалы артында ныгыган егет хәзер инде үз тормышын басу-кырлардан башка күз алдына да китерә алмый. Сала белән кала арасындагы аерманы тоярлык тәҗрибәсе бар аның. Авылда үскән Диларисны да шәһәрнең рәхәт тормышы кызыктырмый калмый: бара, күрә ул таш каланы һәм кабат туган авылына кайта. Вакыт исә райондашыбызга моннан 13 ел элек эшләнгән адымының дөрес икәнен исбатлый.
Бүген ул гаиләсе белән социаль ипотекага салынган йортта гомер кичерә Диларис Мөхәммәтшин. Ә таңнарны исә һаман басуда каршылый ул. Бүген дә Диларис “Таң” хуҗалыгы басуында, кукуруза чәчүдә.
Тир белән табылган икмәкнең кадере зур була аның. Туган җирдә эшләүдән тәм дә, ямь дә табам мин, - ди Диларис үзе.