ЭКОЯЗ – 2020: ”Иң яхшы мәктәп” номинациясендә район этабы җиңүчеләре билгеле

2020 елның 15 мае, җомга

“ЭКОяз 2020” акциясе  һәм бәйгеләре, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан халкының иминлеген кайгыртып,  онлайн-режим форматында узды.

Аның район этабы 1 апрельдән 12 майга кадәр дәвам итте, ә республика этабы 18 майдан 31 майга кадәр аралыкта тәгаенләнгән. Конкурс “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы гаилә” һәм “Иң яхшы предприятие” номинацияләрендә узды.

Актаныш районы мәгариф идарәсе “Экояз-2020” республика бәйгесенең  муниципаль этабына йомгак ясап, җиңүчеләр аталды.Район буенча #ЭкоЯЗ -2020 бәйгесендә  3 номинациядә 38 белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасы  катнашты.


“Иң яхшы мәктәп” номинациясе буенча 19 белем бирү оешмасы үз эшен тәкъдим итеп, дәрәҗәле беренче урынга  Такталачык төп  гомуми белем бирү мәктәбе лаек булды. Җиңү пьедесталының икенче баскычында -  Х.Заманов исемендәге кадет  мәктәбе  һәм Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Өченче урын ияләре – Иске Богады  төп гомуми белем бирү һәм Такталачык интернат-мәктәпләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International