Хөрмәтле актанышлылар!
Табигатьнең иң матур, иң гүзәл вакытында – 15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә - ул безнең тормышыбызның башлангычы, иң якын кешеләребезне туплап, берләштереп торучы ышанычлы тыл, ышык оя. Гаиләдә без тәүге адымнарны ясыйбыз, канат ныгытабыз, дөньяга карашыбызны формалаштырабыз, бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә, якларга һәм сакларга өйрәнәбез.
Күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган балалары булган гаиләләргә, әти-әниләрнең тырыш хезмәте, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм.
Әлеге күркәм бәйрәм көнендә барлык гаиләләргә дә бер-берсен хөрмәт итеп, тагын да ныграк булуларын, мәхәббәтләрен еллар аша кичерүләрен һәм һәр көнне аларның бер-берсенә иң якын кешеләр булып яшәүләрен телим! Һәр гаиләдә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт булсын! Сезнең гаиләләрдә аңлау һәм ярдәм булсын, өйләрдә балалар көлүе таралсын һәм барлык башлангычларда да өлкәннәрнең зирәклеге булышсын! Тормышыгыз бәхетле булсын, якын кешеләрегез, сезнең гаиләгез һәрвакыт янәшәгездә булсын!