Бүген Актаныш районының хәрби комиссариаты РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров тарафыннан юлланган саклагыч битлекләрне кабул итеп алды. Аларны район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗановка Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Илшат Гәбделхәев тапшырды.
- Бүгенге көндә һәр тармак саклык чараларын төгәл үтәргә тиеш. Хәрби комиссариат та искәрмә түгел. Хәзерге көндә биредә булачак солдатлар хәрби комиссия үтә. Ирек Хәйдәр улы тарафыннан җибәрелгән битлекләр комиссариатка зур ярдәм. Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улына район җитәкчеле исеменнән рәхмәт сүзләремне ирештерәм, - диде Илшат Илфат улы, бүгенге көн өчен бик тә актуаль булган бүләкне тапшырганда.
Чыннан да, быелгы язгы чакырылыш гадәти булмаган шартларда үтә. Русия Президенты В. Путинның 30 марттагы 232нче Указы нигезендә, ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Актаныш районы хәрби комиссариаты быел иллегә якын егеткә солдат итеге кигезергә җыена.
Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен хәрби комиссариатта барлык кисәтү чаралары үтәлә. Хәрби комиссия үтәргә килүчеләрнең температуралары үлчәнә. Хәрби комиссия үтүче егетләргә саклану чаралары бирелә.
- Без инде беренче төркем егетләребезне армия сафларына 25 майда озатырга исәпләп торабыз. Шуңа күрә бүгенге көндә бу юнәлештә тулы куәттә эш бара. Призывниклар саклык чараларын төгәл үтиләр. Әлеге саклагыч битлекләр безгә зур ярдәм, алар һич кенә артык булмаячак. Бу изге гамәлне тормышка ашырган Ирек Зиннуровка чиксез рәхмәт,— диде хәрби комиссар.