Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек, эшмәкәрләр белән видеоэлемтә аша очрашты. 12 майдан үзизоляциядән чыгу этаплары, райондагы эш режимы буенча район башкарма комитеты карары чыкты. Карар белән башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев таныштырды.