Бүген Актанышта үзенчәлекле шартларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Җиңү паркы мәйданында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салды. Энгель Нәвап улы үзенең бәйрәм сәламләвендә 9 май-Җиңү бәйрәмен коронавирус пандемиясе сәбәпле, сентябрь аенда зурлап үткәрәчәкбез, диде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегендә дә бүген истәлекле вакыйга булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов милиция подполковнигы, вакытында район милиция бүлеген 15 ел җитәкләгән Муллаян Газизов истәлегенә мемориаль такта ачу чарасында катнашты.

Чишмә һәм Меңнәр авылларында да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан батырлар истәлегенә төзелгән хәтер мемориал-һәйкәлләренә чәчкәләр салынды.
.jpg)