“9 Май – Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.
Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәбез. Кызганыч, быел коронавирус эпидемиясе таралган шартларда Җиңү Парадын һәм барлык бәйрәм чараларын уздыруны кичектерү турында карар кабул ителде. Әмма без 9 Майны гаиләләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән, кадерле ветераннарга ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, лаеклы төстә уздырырабыз.
Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.
Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт.
Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге саклана.
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.”