Бүген Яңа Әлем җирлеге халкы яу кырында ятып калган авылдашларын искә алды. Җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова, "Башак" җәмгыяте җитәкчесе Илүс Ярмиев, мәктәп директоры Илназ Шәрипов быел яңартылган һәйкәлгә чәчәкләр, веноклар салды. Ил уллары бер минут тынлык белән искә алынды.