“2020 ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле, быел Бөек Җиңүгә 75 ел. Кызганычка каршы, Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән тулы бер буынның сафлары елдан-ел сирәгәя. Актаныш авылында быелгы олуг юбилейны нибары ике Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала, 61 тыл ветераныбыз, 275 сугыш чоры баласы исәпләнә. Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма сезне уртак бәла - Бөек Ватан сугышы берләштергән.. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында без бүген ирекле илдә яшибез.
Бүгенге бәйрәм көнендә утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Бөек Җиңүне якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм, Ил иминлеге өчен сез яуга күтәрелгәнсез, колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез. Сез үзегездән күпкә көчлерәк дошманны зур югалтулар, фронтта, тылда халыкның тиңсез батырлыгы бәрабәренә җиңә алгансыз. Сезнең алда без баш иябез. Тыныч көннәрдә дә безгә үрнәк, Актанышыбызның йөзек кашы булып озак еллар яшәсәгез иде. Безнең бурыч - берәүнең дә тарихны яңадан язарга теләге тумасын иде. Сез - җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез. 75нче тапкыр килгән тыныч язлар, имин көннәр, аяз күкләр өчен рәхмәт сезгә! Дәһшәтле сугыш елларын кичкән һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим”, - диелә Илһам Сәлимҗан улы котлавында.