Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык олуг юбилеен каршы ала. Коронавирус белән бәйле вәзгыять Ватан өчен яуга күтәрелгән кадерле ветераннарыбызны юбилей язында зурлап, бөтен дөнья белән котлау мөмкинлеге бирмәсә дә, Җиңү көнендә аларга рәхмәт сүзләре ирештерелә. Актаныш районы җирлекләрендә дә Бөек Җиңү көне искә алына.
Яңа Әлем авыл җирлеге 75нче Җиңү язын шактый үзенчәлекле каршы алуы белән игътибарга лаек. Башка елларда 9 май көнне Әлем урамнарыннан “Үлемсез полк” хәрәкәте үтсә, быел райондашларыбыз яу кырында ятып калган һәм тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән ил улларын капка төпләренә “кайтарды”.
Җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова инициативасы белән бүген Иске һәм Яңа Әлем урамнарына дәһшәтле елларның хәтер кайтавазы кайтты. Бөек Җиңү җырларын яңгыратып урам әйләнгән машинаны халык үз капка төпләрендә каршы алып, озатып калды.
Әлемлеләрнең кулларында исә кадерле кешеләренең - безнең тыныч тормыш өчен көрәшкә күтәрелгән бабаларының, әтиләренең фотосурәтләре иде. Үсмерләр белән беррәттән капка төпләренә балачак еллары авыр сугыш елларына туры килгән сугыш чоры балалары, әтиләре яу кырыннан кайтмый калган үксезләр чыкты. Аларның кулларында - чәчәк бәйләмнәре, күзләрендә – дистә еллар буе кипмәгән күз яшьләре иде.
Яңа Әлем авыл җирлеген әйләнеп, авылдашларга бәйрәм рухы биргән автомобиль 1975 елгы. Машинаның хуҗасы Ралиф Фәхертдинов – Яңа Әлем җирлегендә яшәп, 2020 елның 9 гыйнварында мәңгелеккә күчкән соңгы сугыш ветераны Мирзаян ага Фәхертдиновның улы.
- Минем әтиемәБөек Җиңүнең 75 еллыгын күрү насыйп булмады, кызганычка каршы. Ул 96 яшендә вафат булды. Бүген Яңа Әлем җирлеге халкына шул рәвешле бәйрәм кәефе бүләк итәргә уйлаганнар икән -45 еллык тарихы булган машинаны бик сөенеп бирдем. Әтиебезнең рухы сөенә торгандыр бүген, Бөек Җиңү көне иң хөрмәтле бәйрәм бит ул, - диде Ралиф абый.