Аерым алганда, сүз хокукларны теркәү һәм кадастр исәбен алу срокларын озайту турында бара.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итүенчә, дәүләт регистраторы тарафыннан кадастр исәбен яки теркәлүне туктату турында карар кабул ителгән очракта, санитар-эпидемиологик режим чорында теркәлүне туктатып тору вакыты автоматик рәвештә озайтыла. Әлеге чара чикләү чараларын гамәлдән чыгаруга кадәр гамәлдә булачак.
Әйтик, әгәр туктатып тору тәмамлану вакыты 11 майга туры килә икән, Россия Президенты игълан иткән эшләми торган көннәрне исәпкә алып, күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктату вакыты 18 июньгә билгеләнә. Димәк, эшләми торган көннәр озайтылган вакытка туктатып тору вакыты да озынайтылачак.