Бүген районкүләм ифтарда 500 райондашыбызга күчтәнәчләр тапшырыла

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген Рамазан аеның кыл уртасы- ураза тотучы мөэмин-мөселман кардәшләребез 15 нче көн ураза тотып, ашау-эчүдән генә түгел, начар эш-гамәлләр, яман уй-фикерләрдән дә тыелып тора- бу турыда дин белгечләре, галимнәр, шулай ук өлкән яшьтәге мәчет әһелләре шулай булырга тиеш, дип кисәтеп, үгет-нәсыйхәтләрен әйтәләр. Ел саен районкүләм ифтар мәҗлесе зурлап оештырыла иде, ураза тотучы дин кардәшләребез “Актаныш” ресторанында, “Батыр” спорткомплексында узган ифтар кичәләрен хәтерлидер әле. Быел исә илдә эпидемия булу сәбәпле, районкүләм ифтар үзенчәлекле уза.

Районыбызның ураза тотучы, беркадәр мохтаҗлыгы булганнарга атап, шәхси эшмәкәр Розалия Гәрәева кафесы хезмәткәрләре ярдәмендә, ризык салынган 500 данә букча әзерләнде. Авыл җирлеге башлыклары җитәкчелегендә 140 пакет Актаныш авылында, калганнары авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә тапшырыла. 

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин алдагы көннәрдә хак динебездәге биш баганасының берсе булган ураза тотучыларга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан 100 данәдә республика ифтар ризыгы салынган букчалар кайтачагын хәбәр итте.

Район мөхтәсибәте дә ифтар оештырудан читтә калмый, шулай ук 100 пакет әзерләнә.

Райондашларыбызга уңайлык тудырып, фитыр сәдакасын, зәкят өлешен салу өчен “Кайнар икмәк” челтәре кибетләренә махсус тартмалар куелды.

Авыз ачу мәҗлесенә өлеш кертергә теләгәннәр дә әлеге тартмага акчаларын сала ала. Кибет сатучылары тауар алганнан соң, бик күпләрнең сәдакага өлеш кертүен әйтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International