«Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә Җиңү бәйрәме алдыннан Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов кушылып, хәтер агачы утыртты.
Актанышта «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дәвам итә. Актанышта ресторан артындагы юл буенда да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утыртылды. Чарада Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов,
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов, Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны җитәкчесе Азат Ахунов һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә һәркем катнаша ала. Шәхси йортта яки дачада яшәүче кешеләр, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән акцияне хуплап, үз участогында агач утырта ала. Шулай ук акциянең рәсми сайтында https://садпамяти2020.рф үз агачыңны интерактив картада күрсәтү мөмкинлеге дә бар.
Моннан тыш, теләге булган һәркем игелекле флешмобның бер өлешенә әверелә ала. Өйдә утырган килеш, уртак дәрес уздырып, балаларыгызга үз геройларыбыз турында сөйләгез. Бергәләшеп агач рәсеме ясагыз, соңрак сез аны һичшиксез утыртырсыз, кул эшләнмәсе, аппликация ясагыз, «тере агач»ны киләчәктә кемгә багышлаячагыгыз турында сөйләгез, йә булмаса алар турында белгәннәрегез белән бүлешегез, социаль челтәрләрдә #СадПамятиДома хештегы белән фото чыгарырга онытмагыз.