ҖИҢҮ ЯЗЫН КАРШЫЛАП: Район башлыгы Энгель Фәттахов тыл ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бүләкләр тапшырды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүгенге көндә Актаныш районында унике Бөек Ватан сугышы ветераны һәм  биш йөздән артык  тыл хезмәтчәне гомер кичерә.   Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, Актаныш районы хакимияте сугыш һәм тыл  ветераннарына котлау открыткалары белән күчтәнәч каплары  әзерләде.  

Бу көннәрдә Актаныш районы кадерле ветераннарыбызны   зурлый: әлеге бүләкләрне һәр авыл җирлеге үзенең ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә өләшә башлады. Беренче бүләкләрне район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тапшырды. Ул Актаныш авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Салихә Әхмәт кызы  Әхмәтова һәм Мазһар Газетдин улы Шәмтиевнең өйләренә барып, аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итте.

Балалыктан чыгып та җитмәгән килеш тылда хезмәт куйган егет-кызлар  бүген инде туксаннан узган чал чәчле ветераннар. Тылдагы тормышның авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән,  илебезнең җиңелмәс батырларылыгын  искә төшереп торучы тере һәйкәлләр алар. Район башлыгы кулыннан бүләк алганда да каһарманнар әнә шул хатирәләрен яңартты.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы  өлкәннәрнең  хәл-әхвәлләрен сорашты, проблемалары белән кызыксынды. Ветераннар үзләренә күрсәткән ихтирам һәм хөрмәт өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерде, район үзәгендә һәм авылларында башкарылган матур үзгәрешләр өчен шатлануларын, һәрдаим илгә-көнгә тынычлык теләп торуларын белдерде.

-Безгә булган игътибарыгыз өчен рәхмәт. Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын, без күргәннәрне киләчәк буыннарга күрергә язмасын, - диде  Салихә апа Әхмәтова.

Энгель Нәвап улы  Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен тыл ветераннарына олы рәхмәтләрен җиткерде. Россия Президенты  Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов  һәм шәхсән үз исеменнән аларга котлау открыткаларын һәм күчтәнгәч капларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International