АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БЕЗНЕҢ ЯКЛЫ, ӘЛЕ ТАГЫН ДҮРТ КӨН АЯЗ ҺАВА ТОРЫШЫ БУЛАЧАК

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Яһүдә улы Мирзаһитов бүгенге сишәмбе брифингында “Аллаһы Тәгалә безнең яклы, әле тагын дүрт көн аяз һава торышы булачак. Бөртекле культураларны чәчүне район хуҗалыклары өч көндә тәмамлаячак”,- дип белдерде. Аннан соң яңгырлар да  булса, уҗымнар тагы да калкыначак.

ЧӘЧҮ ТӘМАМЛАНУ АЛДЫНДА

Сишәмбе брифингы “Актанышта язгы кыр эшләре барышы, кыр батырлары, алдынгы технологияләр кулланып нәтиҗәле эшләү. Терлекчелек тармагында язгы чорга күчү һәм эш барышы” дигән темага багышланды.  Актаныш районында 6 май көненә бөртекле культураларны чәчү тәмамлану алдында: 95 процент арпа, 80 процент бодай, 90 процент борчак, 90 процент солы җир куенына  иңдерелде. Кукуруза соңрак чәчелә, «Башак", «Әнәк” хуҗалыгы әлеге туклыклы терлек культурасын чәчүне башлады. Шлай ук рапсны “Әнәк” һәм “Нигез” хуҗалыклары, терлек азыгына дигән көнбагышны да кайбер хуҗалыклар чәчә башлаган.

ҖИТЕН РАПСНЫ ЭТЕП ЧЫГАРЫРМЫ?

 Узган елларда берничә авыл хуҗалыгы берләшмәсе горчица белән рапс үстерүгә йөз тотты. Әлеге культураларны игү шактый чыгымлы булып чыкты. Нәзберек булгач, чүп үләннәре, зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен байтак акча чыгарып, агу химикатлары белән эшкәртеп торырга кирәк икән аларны. Бу үзенчәлекне искә алып, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче-белгечләре хуҗалыкларга чыгымнарсыз үстерелә торган җитен культурасын тәкъдим иткән иде. 4-5 хуҗалык быелдан җитен үстерүгә беренче адымнар ясый.  

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА ЧӘЧТЕҢ ДӘ, ЭШ БЕТТЕ ТҮГЕЛ ШУЛ!

 “Язның иртә килүеннән файдаланып, чәчү чәчкәннән соң, байтак кына салкын көннәр торды, уҗымнар тиз генә тишелмәде, бу хәл безне бик борчыды”,- ди Рәфит Яһүдә улы. Соңгы өч көндә басу-кырларда яшеллек күренү игенчеләр күңелендә өмет уята. Алай гына да түгел, икмәкләр бик матур һәм тигез тишелә. Авыл хуҗалыгында чәчтең дә, эш бетте түгел шул! Чүп үләннәре- билчән белән солыча да бодай культурасыннан калышмый, шуңа күрә гарбицид белән эшкәртү көн кадагында.

АКТАНЫШТА СЫЙФАТСЫЗ БАСУЛАР ЮК!

2020 ел уңышына өметләр зурдан, чөнки сыйфатсыз басулар юк диярлек. Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев,  Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов, "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров көн саен басулардагы язгы кыр эшләре белән якыннан танышып торалар, кимчелекләр вакытында төзәтелә.

Брифингта шулай ук  язгы кыр эшләре барышы, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәләре турында Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев,
терлекчелек тармагында язгы чорга күчү һәм эш барышы буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Мирзахәниф улы Кадыйров чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International