Мәйданы буенча дөньяда өченче урынны алган Куйбышев сусаклагычының һәм Татарстандагы Түбән Кама сусаклагычының гидрологик режимы тотрыклы түгел. Су дәрәҗәсенең тирбәлеп торуы балыкларга уылдык чәчү өчен уңайлы урын эзләргә комачау итә.
Су биологик ресурсларын саклау, үрчетү максатыннан Татарстанда менә өченче ел инде “Балык – булсын!” акциясе нәтиҗәле оештырылып килә. Быел да ул Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Спасс, Тукай районнарында бердәм төстә старт алды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Актаныш-Минзәлә районнары буенча ау күзәтчелеге бүлеге белән берлектә Актаныш район башкарма комитеты, урман хезмәткәрләре, “Нептун” балыкчылык җәмгыяте әлеге акциягә 1ммай көнне кушылды – бу көнне Ямалы күленә нарат ботаклары гирляндасы төшерелде. Шул рәвешле уылдык чәчү өчен суга ясалма урыннар булдырылды, мондый субстратта уылдыкларның сакланышы 85-90 процентка кадәр күтәрелә.
- Түбән Кама сусаклагычында су гел уйнап тора. Нәтиҗәдә, су биеклеге даими үзгәрә. Балыклар уылдык чәчкән чорда, бу фаҗигагә тиң – балыкларны саклап калу, үрчетү максатыннан без шушы уылдык салу өчен ясалма ояларны куябыз. Бәйләнгән, кирпеч белән ныгытылган нарат ботаклары, калкавыч кебек, бер урында тирбәлә. Авырлык куелгач, алар акмый – ике атнага бер тапкыр гирляндалардагы тереклекне тикшерәбез – ясалма ояларның файдасы бар, - ди бу хезмәтне башкаручылар.
Денис Хәсәнов җитәкләгән “Нептун” балыкчылык җәмгыяте хезмәткәрләре дә акциядә актив катнаша. Һәр бригада үз участогында шушы эшне башкара – Актаныш районы сулыкларында балыкларның сакланышы алар өчен дә бик әһәмиятле.
Акциядә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев чараның тәрбияви максатын да азсызыклады.
Сүз уңаеннан, 25 апрельдән 10 июньгә кадәр ау белән балык тотарга ярамый – балык уылдык чәчә. Ярдан бер кешегә ике кармак белән генә тоту рөхсәт ителә. Бу нисбәттән полиция хезмәткәрләре дә, дәүләт ау күзәтчелеге инспекторлары да даими рейдлар оештыра.