"РОССИЯ"-"ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: “Ярдәм янәшә” республика хәрәкәте аша 660 гаиләгә булышлык күрсәтелде

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

“Ярдәм янәшә” республика хәрәкәте аша Актаныш районының 660 гаиләсенә булышлык күрсәтелде. 8 яшьтән зуррак балалы, җан башына гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 343 гаилә, әти-әнинең икесенең берсе алимент түләүдән баш тарткан җиде гаилә, опека һәм попечительлек вазыйфаларын үтәүче 24 гаилә, социаль яктан куркыныч биш гаилә, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгызы гына яшәүчеләр, бүгенге кризистан зыян күргән 52 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче һәм шәхси эшмәкәр республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International