«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте ярдәме Актаныш районы авылларына да килеп җитте

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш волонтерлары сафына балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбеннән милли көрәш буенча остаз Илфир Әнвәров белән автотранспорт предприятиесеннән Назим Фәрдиев кушылды.

Алар Яңа Әлем авыл җирлегенә 29, Иске Сәфәр авыл җирлегенә 1200 сумлык 15 азык-төлек тупланмасы илттеләр.

Яңа Әлем авылында яшәүче Ялгызы гына кызын үстерүче Лилия Зәкиева белән ике бала анасы Ләйсән Хәбирова ярдәм җыелмасын сөенеп кабул итте.

Гомумән алганда, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте аша Актаныш районының 660 гаиләсенә  булышлык күрсәтелде.

Алар җиде төр категориягә бүленә. 8 яшьтән олырак балалы, җан башына гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 343 гаилә, әти-әнинең икесенең берсе алимент түләүдән баш тарткан җиде гаилә, опека һәм попечительлек вазыйфаларын үтәүче 24 гаилә, социаль яктан куркыныч биш гаилә, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгызы гына яшәүчеләр, бүгенге кризистан зыян күргән 52 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче һәм шәхси эшмәкәр республика җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтә.

Әлеге акциянең оештырылуына Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова белән Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова җылы фикерләрен белдерде. Җирлек җитәкчеләре авыл волонтерлары белән исемлек буенча күчтәнәчләрне ияләренә тапшырып чыкты.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International