Кичә һәм бүген Актаныш районында исәпләнгән мохтаҗ гаиләләргә 660 азык-төлек җыелмасы өләшәләр. Мондый ярдәм республикада коронавируска бәйле рәвештә оештырылган «Ярдәм янәшә» дигән акция кысаларында гамәлләштерелә.
Актаныш авылының үзендә әлеге җыелма 189 гаиләгә тапшырылачак. Волонтерлар ярдәме белән кичә аларның 17се үз ияләрен тапты. Бүген исә әлеге мәрхәмәтле эш район үзәгендә иртәнге сәгатьләрдән үк дәвам итте. Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Назил Латыйпов һәм Актаныш авыл Советы хезмәткәре Илиза Бакирова 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә республика күчтәнәчләрен тарата.
Күпләр махсус кием кигән, максалы-перчаткалы вәкилләрне күргәч, гаҗәпләнүләрен яшермиләр. “Мондый бушлай ярдәмгә өмет тә итмәгән идек”, - диючеләр дә бар арада. Әлбәттә, һәркем рәхмәт сүзләре белән озата аларны: республика, район җитәкчелегенә, шушы ярдәмне китереп җиткергән шоферларга, таратучыларга җиткерелә бу күңел түреннән чыккан олы рәхмәт!
Сүз уңаеннан, мондый ярдәм бу гаиләләргә дүрт тапкыр киләчәк. Һәр җыелманың составы төрле булачак. Бүгенге бер тартма 1200 сумга чыга. Киләсе тартмаларның бәяләре үзгәрергә дә мөмкин. Һәр тартмага яшәр өчен беренче чиратта кирәкле ризыклар тутырылачак. Бу гаиләләр ике тупланманы – май аенда, икесен июньдә алачак. Тартмага тутырасы товарлар исемлеген республиканың коронавируска каршы штабы тәкъдим иткән. Әмма ул исемлек үзгәреп торачак. Бер генә төр товарны үзгәртмәячәкләр. Бу – тушенка. Ә менә соңрак тутырыласы тартмаларга тиз бозылмый торган җиләк-җимешләр дә салмакчылар.
Искәртеп үтәбез, азык-төлек җыелмасы җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ( 8938 сум) ким булган гаиләләрдәге 8 яшьтән өлкәнрәк балаларга; җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган, әтисе яки әнисе алимент түләүдән качып йөргән гаиләдәге балаларга; опека һәм попечительлек бурычлары бушлай башкарылучы гаиләләргә; социаль яктан имин булмаган дип исәпләнгәнгаиләләргә; уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәкялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга; әти-әнисе үзмәшгуль яки кризистан зыян күргән тармакта эшмәкәр булган гаиләләрдәге балаларга исәпләнгән.