Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Янгын сүндерүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
.jpg)
Бүгенге янгын сакчылыгы - теләсә нинди шартларда эшли торган көчле система. Бу өлкәдә хезмәт куючылардан батырлык та, үз-үзеңне кулга ала, тиз арада хәлиткеч карарлар кабул итә белү дә таләп ителә. Куркыныч утлы стихия белән көрәш һәрвакыт кыю һәм батыр кешеләрнең эше дип саналды.
.jpg)
Осталык, кыюлык, иптәшлек ярдәме һәм ярдәмчеллек, куркыныч шартларда җайга салынган гамәлләр сезгә һәм сезнең һөнәрегезгә тирән ихтирам һәм хөрмәт уята. Көндәлек киеренке хезмәтегез, югары профессиональлек, кыюлык һәм оперативлык өчен бүген янгын сүндерү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, ирекле янгын сүндерүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!