28 апрель- Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте көне

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Актаныш үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшерларына мөрәҗәгать итмәгән райондашыбыз бармы икән? Ягымлы, тыныч тавышлары белән үк авыруны чигендерә белә торган, тәвәккәл ак халатлы фәрештәләр күпме гомерләрне саклап калдылар, гомерләрне озайттылар.

Бүген ашыгыч ярдәм хезмәтендә 11, Пучыдагы бүлекчәдә 5 фельдшер эшли. Машина йөртүче шоферлар шәфкать туташларының зур ярдәмчесе. Барлык ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз. Авыр хезмәтләрендә зур уңышлар, үзләренә дә ныклы сәламәтлек телибез!

Ашыгыч ярдәм хезмәтенең тарихы XV гасырга ук барып тоташа һәм хәйриячеләр эшчәнлеге белән бәйле, шулай ук чиркәү һәм мәчетләр мохтаҗларны канаты астына алган.  

Россиядә рәсми ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең барлыкка килүе 19 гасыр ахырына карый, ул чакта 1898 елның 28 апрелендә Мәскәү өлкәсе полицмейстеры боерыгы белән Мәскәүдәге ике полиция участогы өчен бер ашыгыч ярдәм каретасы беркетелә һәм медикларга аерым бина бирелә. Бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләрне полиция йортлары каршындагы кабул итү бүлмәләренә китерәләр.

Телефон элемтәсе сирәк булганга, ашыгыч ярдәм каретасын полиция, урам себерүчеләр һәм сакчылар гына чакырта алган. Шул сәбәпле, башта кешеләргә өйдә түгел, ә урамда ярдәм иткәннәр. Ашыгыч ярдәм каретасын чакырткан пациентларның төп массасы исерекләр яисә имгәнгән кешеләр булган.

1926 елда Мәскәүдә табиблар авырулар янына мотоциклларда баралар, машиналар соңрак барлыкка килә. Ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары Бөек Ватан сугышы елларында яраланучыларга медицина ярдәме күрсәтүдә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

2005 елның 1 гыйнварыннан РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү тәртибен раслау турында» гы боерыгы үз көченә керде. Ярдәм тәүлек буе һәм түләүсез башкарылырга тиеш.

28 апрельдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәренең рәсми көнен гамәлгә кую турындагы инициатива югары дәрәҗәдә дә хупланыр дип өметләнәсе кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International