Һава шартлары бераз көйсезләнеп алган көннәрне исәпкә алмаганда, Актаныш районында чәчү тулы куәттә дәвам итә. Язгы кыр эшләренә барлыгы 60 агрегат җәлеп ителгән, аларның иң күбе “Тамыр” хуҗалыгына һәм “Әнәк” агрофирмасына туры килә. 8 чәчү агрегаты белән кораллану җәмгыятьләргә язгы кыр эшләрен оптималь төстә алып бару мөмкинлеге бирә.
Районда язгы культураларны 56 500 гектар мәйданда чәчү планлаштырылган булса, бүгенге көнгә 15 590 гектарда, ягъни 28 процентта бу эш башкарылган. 8 400 гектарда – арпа, 1 500 гектарда – бодай, 1350 гектарда – солы, 1 600 гектарда – борчак, 35 гектарда – вика, 108 гектарда - рапс, 2 600 гектарда берьеллык үлән һәм катнаш азык чәчелде.
Чәчү барышында алдынгы сызыкка чыккан лидер хуҗалыклар да мәгълүм. “Наратлы” хуҗалыгы бүгенге көнгә чәчүнең 55 процентын башкарып чыккан. Җәмгыять район күрсәткечләре буенча беренче урынны били. “Нигез” хуҗалыгы да “экватор”га якынлаша, чәчү мәйданнарының 45 процентында эшне алар инде төгәлләгән. Лидерлар өчлеген чәчүнең 39 процентын җиңгән “Чишмә” агрофирмасы йомгакласа, дүртенче урында, бераз гына калышып, “Чишмә” хуҗалыгы уңганнары бара. Биредә язгы чәчү 34 процентта башкарылган.
Чәчү белән беррәттән район хуҗалыкларында уҗымнарны тәрбияләү эшенә дә зур әһәмият бирелә. Бу уңайдан районның баш агрономы Рәфит Мирзаһитов 27 апрель көнне “Әнәк” агрофирмасы һәм “Наратлы” хуҗалыгы базаларында агрономнар белән очрашты. Көн кадагында уҗым культураларын тәрбияләү, корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәш темалары күтәрелде.