23 апрель көнне Актаныш районы эшмәкәрләре видеоэлемтә аша район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары һәм бүгенге вәзгыятьтә закон тарафдарлары булган җаваплы затлар белән аралашты.
Онлайн режимдагы очрашуда 17 эшмәкәр катнашты. Хакимият органнары һәм эшмәкәрләр бер сәгать дәвамында коронавирус белән бәйле вәзгыятьтә эшчәнлек алып бару юллары хакында киңәште, эшмәкәрләрнең алдан юлланган сорауларына җаваплар бирелде.
Бүген Актаныш районы эшмәкәрләре, барлык санитар таләпләрне үтәү шарты белән, аларның эшчәнлеген җайга салуны рөхсәт итүне сорый. Әмма бүген илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять моңа мөмкинлек бирми. Мәгълүм булганча, үзизоляция шартларында дарухханәләр, азык-төлек кибетләре, төзелеш һәм хуҗалык товарлары сатылучы кибетләр, чәчтарашханәләр генә халыкка хезмәт күрсәтә ала. Алар да барлык саклык чараларын төгәл үтәргә бурычлы.
Сүз дә юк, мондый төр чикләүләр эшмәкәрләрне матди югалтуларга дучар итә, алар керемнәрен югалта. Әмма хөкүмәт аларны ярдәмсез калдырмаячак - иң күп зыян күргән тармакларга ярдәм кулы сузылачак.
-Бүген без никадәр төгәллек белән эш итсәк, арытаба күңелсез нәтиҗәләр азрак булачак, - дип, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар врачының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова эшмәкәрләрне Президент указын төгәл үтәргзә чакырды.
Шуңа күрә район үзәгендә азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүчеләр моны аңлап кабул итсен иде. Чикләүләр кертелгән икән, монда кибетнең мәйданы да, халыкның аз йөрүе дә роль уйнамый. Бу нисбәттән район территориясендә рейдлар даими үткәреп килә. Моңа кадәр җаваплы затлар кисәтү белән генә чикләнсә, алга таба, законга буйсынмый эшчәнлек алып баручыларга саллы штрафлар салыначак, чөнки кагыйдәләрне бозучылар әледән-әле ачыкланып тора.
- Безнең максат – кемнедер җәзага тарту түгел, ә коронавирус афәтен районга кертми калу. Шуны аңласагыз иде, - дип искәртте район башлыгы Энгель Нәвап улы да.