Хакимият бинасында оештырылган брифинг бүгенге көндә гаять актауль темаларның берсе - коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, кризисны булдырмауда халыкка Россия Федерациясе тарафыннан билгеләнгән яклау чараларына багышланды.
Актаныш район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова рәислегендә үткән чарада район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Дәния Касыймова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Назиф Салихов, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров катнашты.
Җаваплы затлар көн кадагына куелган сорауларга ачыклык кертеп, бу юнәлештәге вәзгыять белән таныштырды. Нигездә, сүз кризисны булдырмауда социаль яклау үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, район пенсия фонды аша күрсәтелүче дәүләт ярдәмнәре аша күрсәтелүче ярдәмнәр,эшсезлекне булдырмауда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша күрсәтелүче дәүләт ярдәмнәре хакында барды.