ҖИҢҮ КИЛДЕ ҖИРНЕ НУРГА КҮМЕП: ҖИРЛЕКЛӘРДӘ ҺӘЙКӘЛЛӘР ЯҢАРА

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә һәркем күңеле белән 9 май парадын дулкынлану белән көтәдер. Чөнки Бөек Җиңүдә район авылларындагы һәр кешенең, һәр нәселнең өлеше бар, алай гына да түгел, миллионлаган гомерләр белән яулап алынган ирек, тынычлык, фашизмнан котылу- барысы да әйтеп бетерә алмаслык горурлык хисе уята торган көн бит бу.
Актаныш районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын безнең белән бергә 12 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала. 495 тыл хезмәтчәне, 82 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны булган акъәбиләребез дә исән-сау булып, Җиңү көнен көтә. Үзебезнең матур һәм рәхәт тормышыбыз өчен без аларга чиксез рәхмәтле. Һәр авыл үз батырларының исемен һәйкәл-стелаларда мәңгеләштерә. Район җитәкчелеге тарафыннан 25 апрельгә кадәр бу истәлекле урыннарны яңарту бурычы куелды.

Киров авыл җирлегенә кергән ике авылда: Кировта һәм Олыимәндә стелалар яңарды.

Бөек Ватан сугышында Киров авылыннан 200 дән артык ир-егет катнаша. Күпләре ил азатлыгын саклауда башларын сала. Нибары 96 яугир генә туган якка кайта алды.
Сезнең авылда һәйкәлләр бармы? Алар нинди хәлдә? Сездән 3-44-97 номеры буенча хәбәрләр көтәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International