Актаныш районында яшь үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү ел әйләнәсе дәвам итә. Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач-куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйныйлар.
Быел да Актанышта яшел зона формалаштыру, агач утырту эшләре планлаштырылган. Бу көннәрдә “Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре әлеге изге гамәлне башлап та җибәрде. Билгеләнгән урыннарга чыршы үсентеләре утыртыла, алар Югары Богады авылы янындагы питомникта үстерелгән. Шул рәвешле Актаныш районы “Экояз” акциясенә кушыла.
Кичә агач утырту эшләре 57 бистәнең Гамил Афзал һәм Төзүче урамнарында башкарылды. Бу территория унитар предприятиесе хезмәткәрләре ярдәме белән 1004 төп үсентегә баеды. Бүген исә агач утырту Актанышбаш ягында дәвам итте. Подстанция тирәсендәге мәйданга 400 төп чыршы үсентеләре утыртылды, дамба тирәсе дә бүген шул рәвешле яшелләнде.
– Без агач утыртырга үзебезнең коллектив белән чыктык. Агач утыртуда катнашырга дип горурланып килдек. Агач утырту – күңелле чара. Моңа кадәр утырткан агачлар матур булып үсәләр – аларга карап күңел сөенә. Еллар үткәч, әлеге агачларны без утырткан идек бит дип искә алырбыз, - ди МУП вәкилләре.
Быелгы яшелләндерү сезонының үзгә шартларда үтүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Башка елларда әлеге изге гамәлләргә оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, техникум студетнлары кушылса, быел, кызганычка каршы, бу эш катгый саклык чараларын саклап, мөмкин кадәр азрак кешене җәлеп итеп башкарыла.