Бүген, 21 апрель көнне муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Район Советының кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов видеокүпер буенча авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Аларның хезмәтенең әһәмиятен билгеләп үтте, бәйрәм белән котлады.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова бәйрәм теләкләрен җиткергән вакытта үз эшләрен намус белән башкарган авыл башлыклары белән беррәттән сәркатипләрнең дә исемнәрен мактау сүзләре белән телгә алды.
Алдынгы муниципаль хезмәткәрләр бүләкләнгәннән соң видеоэлемтәдән Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова бүгенге бәйрәм очрашуы өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.