Бүген Актаныш районы җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Тәбрикләү мизгелләре җирлек башлыкларына видеоэлемтә аша ирештерелде. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да әлеге тармак вәкилләренә котлау сүзләрен юллады.
Бүгенге көндә 26 авыл җирлеген берләштергән Актаныш муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шуңа күрә дә Энгель Нәвап улы әлеге хезмәт ияләренә ныклы сәламәтлек, җаваплы, тынгысыз эшләрендә уңышлар, һәр җирдә аңлашу теләде.
Бәйрәм котлавы бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте. Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Җирле үзидарә көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының сатып алулар бүлеге җитәкчесе Шакирова Алия Миндыгали кызы Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Актаныш муниципаль районы Такталачык авыл җирлеге сәкрәтибе Нәбиева Гөлҗидә Мирза кызына Һәм Актаныш муниципаль районы финанс-бюджет палатасы баш белгече Әнварова Раилә Җәүдәт кызына Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.