Хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре! Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Җирле үзидарә - халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең зур тырышлык сораучы җаваплы хезмәтләренә игътибары турында сөйли.
Егерме алты авыл җирлеген берләштергән районыбызда да халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң алгы планга куела. Дәүләтебез ярдәме белән районыбызда төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырылды, юл инфраструктурасы һәм урам яктырту системасы модернизацияләнде, парклар һәм скверлар төзекләндерелде, ял итү урыннары булдырылды, яңа торак йортлар сафка басты. Моның нәтиҗәсе буларак, Актанышыбыз һәм авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, аларда яшьләребезгә яшәү, эшләү һәм балалар тәрбияләү өчен шартлар тудырыла.
Хуҗалыкның төрле тармакларында эшне тиешле югарылыкта оештыру, районыбызны социаль-икътисадый яктан үстерү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм аның хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык сорый. Җирле үзидарәләрнең ролен күтәрү, аның финанс тәэмин ителешен һәм ресурс мөмкинлекләрен җәелдерү юнәлешендә бергәләп башкарасы эшләребез дә колачлы.
Районыбызның матурлыгына, төзеклегенә битараф булмаулары, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга омтылулары өчен җирле үзидарә органнары ветераннарына, авыл җирлеге башлыкларына, хезмәткәрләренә чын күңелдән зур рәхмәтемне җиткерәм!
Хөрмәтле коллегалар! Сезгә ныклы сәламәтлек, муллык, гаилә бәхете, бетмәс энергия, куелган максатларга ирешүегезне телим.Җаваплы эшегездә тагын да зуррак уңышларга, Татарстаныбыз һәм Актанышыбыз үсеше хакына матур казанышларга ирешергә язсын.