Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районда хезмәт куючы чәчтараш эшмәкәрләр белән очрашты. Утырышлар залындагы очрашуга Актаныштан Айгөл Исмакаева белән Алия Юрьева үзләре килгән иде , ә унике чәчтараш онлайн режимда очрашуда катнашты.
Энгель Нәвап улы, халыкка хезмәт күрсәтүче парикмахерларга аеруча сак булырга чакырды: “Сезгә эшләргә рөхсәт бирүләре яхшы. Бер яктан, сезнең эшле булуыгызга сөенәбез, шул ук вакытта борчылып та торабыз. Бик сак булсагыз иде, таләпләрне төгәл үтәгез, авыру безнең җирлеккә керә күрмәсен, җинаять җаваплылыгына тарту кебек җәза каралган бит”,- диде район башлыгы.

Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар врачының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова чәчтарашларга куелган таләпләр белән бөртекләп таныштырды. Эш урынында термометрияне алып бара торган дәфтәр, журнал булырга тиеш. Һәр көнне эш башлар алдыннан чәчтараш үзенең тән температурасын үлчәп шунда язып бара. Чәчтараш клиентларын битлек, перчаткадан кабул итә. Масканы өч сәгать саен алыштырырга. Күптапкыр кулланыла торган битлекләр сабынлы суда юыла, парлы үтүк белән үтүкләнә. Перчаткалар даими төстә антисептик белән эшкәртелә. Кулланылганнан соң полиэтилен капчыкка салып юк ителә. Ике сәгать саен эш урыны, кресло-урындыклар, өстәлләр, эш кораллары дезинфекцияләнә. Клиентлар бары тик алдан язылып кына килә. Бер клиентны кабул иткәннән соң икенчесенә бары 10 минуттан соң гына хезмәт күрсәтелә. Шул вакыт эчендә бүлмәгә, эш урынына, эш коралларына дезинфекция ясала. Медицина күзәтүе үткән чәчтарашлар гына хезмәт күрсәтә ала. Нигездә, һәрберсе шулай эшли дә. Әгәр медосмотрның вакыты чыккан икән, клиент кабул итәргә рөхсәт ителми.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Ойгөл Мирзашәрипова эшмәкәрләргә үзара дистанцияне сакларга чакырды. Әгәр салонда ике яки аннан да күбрәк мастер эшләгәндә, 1,5 метрдан да ким булмаган ара саклау мәҗбүри.

Вируслы инфекциядән саклану, таратмау максатыннан әлеге таләпләрне чәчтарашлар гына түгел, парикмахер хезмәтеннән файдаланучы һәркем белергә тиеш.