2019 елның 25 августыннан Теләкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып хезмәт куйган Идеал Нәсих улы Галиев үз теләге белән вәкаләтләрен туктатуы хакында белдерде. Ул хезмәт юлын Минзәлә урманчылыгының Актаныш участогында дәвам итәчәк.
Устав нигезендә, җирлек башлыгын вәкаләтләреннән азат итүне һәм яңа җитәкче сайлауны җирлек Советы депутатлары хәл итә. Шул рәвешле, Идеал Нәсих улының вакытыннан алда вазифасыннан китү гаризасы депутатлар составында каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.
Бүген, 17 апрель көнне, Теләкәй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләнде. Яңа җитәкче – Харрасов Таһир Глүс улы.
Таһир Глүс улы 1983 елның 22 октябрендә Иске Җияш авылында туган. Белеме – югары. 2011 – 2018 елларда “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУдә үлчәү контроле инспекторы булып хезәт куйган. Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше белән ике ул тәрбиялиләр.
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы җитәкчегә яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.