Рөстәм Миңнеханов Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Режим 30 МАРТТАН  башлап гамәлдә. "2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Кешенең гомере һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаган очракта гына изоляция урынын калдырып китәргә мөмкин. Моннан тыш, әлеге режим Татарстан Республикасындагы барлык гражданнарга да кагыла», - диде ул.

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1836 очрагы теркәлгән, шуларның 14е – Татарстанда.

Республика халкына бер тәүлек эчендә өйләренә изоляциягә кайтырга кушылды.

Аэропортларда очышларны чикләячәкләр, шулай ук тимер юл рейслары да кичектерелергә мөмкин.

31 мартта бөтен төр транспорт гадәти режимда эшләячәк. 1 апрельдән кайбер чикләүләр кертелә. Республикадан, районнан читтә булган кешеләргә өйгә кайтырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International