“ҮЗЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ-ӨЙДӘ ТОРЫГЫЗ!”: Иске Сәфәр мәдәният йорты виртуаль сәяхәткә чакыра

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Актаныш муниципаль район сайтының “Актаныш-безнең ZAMAN” инстаграм челтәрендә Иске Сәфәр мәдәният йорты он-лайн экскурсия-сәяхәт башлап җибәрде.

Иске Сәфәр авылы клубында урнашкан “Туган як” музее ачылуга быел 30 ел.

Бай табигате, күренекле шәхесләре, авылның ил тарихыннан аерылгысыз үткәне, хәзергесе турында бик күп мәгълүмат тупланган әлеге музейда.

 “ҮЗЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ- ӨЙДӘ ТОРЫГЫЗ!” шигаре белән башланган атнаны файдалы үткәрик дисәгез, һичшиксез, безнең социаль челтәрләргә https://www.instagram.com/tv/B-WNMnSAkLf/?igshid=smrs.. һәм https://vk.com/wall-173906962_787 сылтамалары буенча кереп, әлеге видеоязманы карагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International