Җиңү пьедесталында Актаныш волейболчылары да бар!

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

14 март көнне Башкортстан Республикасының Югары Яркәй авылында волейбол буенча Фә¬рит Мәрвәров призына XII турнир оештырылды. Анда хуҗалар белән тагын дүрт команда көч сынашты. Арада безнекеләр дә бар иде.

Ир-егетләр командалары арасында барган кискен ярышта Яркәй волейболчыларына тиңнәр табылмады. Хуҗалар – беренче урын ияләре. Җиңү пьедеста¬лының икенче баскычына Бакалы командасы күтәрелсә, җиңүчеләр өчлеген остаз Ренат Газетдинов җитәкчелегендәге Актаныш командасы йомгаклады. Ренат Газетдинов үзе “Иң яхшы сакчы” номинациясендә җиңүче дип табылды.


Шуны да искәртү урынлы, әлеге турнирның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Һәвәскәр волейболчылар киләсе елда да Илеш җирендә очрашырга сүз куешты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International