Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

2020 елның 15 марты, якшәмбе

Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Хезмәтегез зур җаваплылык, югары һөнәри осталык таләп итә. Сез район халкына көндәлек ихтыяҗны, сорау-проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәсез, уңайлы шартлар, заманча мөмкинлекләр тудырасыз. Сезнең эшчәнлек нәтиҗәсендә район халкының тормышы һәм хезмәте өчен уңайлы мохит формалаша, тормыш дәрәҗәсе яхшыра.

Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә куйган лаеклы хезмәтегез өчен район Советы, район башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән рәхмәт белдерәм. Сезнең эшчәнлек яраткан хезмәт яки һөнәр генә түгел, ә халыкның кәефе белән турыдан-туры бәйле яшәү рәвеше, күңел халәте. Кешеләр белән эшләү һәрвакыт игътибарлылык, әдәплелек, түземлелек таләп итә. Сезнең рухи һәм физик тырышлыгыгыз яшәү дәрәҗәбезне, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырта, табыннарда - ризык муллыгы, йортларыбыз җылы, якты, урамнар, тротуарлар төзекләндерелә, районыбыз, авыллар көннән-көн матурлана, төзекләндерелә. Һәр җирдәге пөхтәлек, тәртип, халыкның кәефе, күңел тынычлыгы күпчелек дәрәҗәдә сезнең сыйфатлы һәм өзлексез хезмәт күрсәтүгә бәйле.

Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә күркәм хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез. Яңадан- яңа уңышлар, һөнәри үсеш, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International