ЧИРАТ – “ЧИШМӘ” АГРОФИРМАСЫНДА: Актаныш районының иң яшь хуҗалыгы перспективалы үсеш күрсәтә

2020 елның 13 марты, җомга

Актаныш районы хуҗалыкларында семинарлар дәвам итә. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән мондый төр күчмә киңәшмәләр тәҗрибә уртаклашуга йөз тота. Еллар дәвамында үз үсеш тенденциясен булдырган, терлекчелек һәм игенчелек юнәлешендә шактый зур тәҗрибә туплаган хуҗалыкларның бүген, чыннан да, бер-берсенә үрнәк итеп күрсәтерлек материаль – техник базалары да, югары күрсәткечкә ия эш шартлары да, алга таба хәрәкәт итәргә матди нигезләре дә җитәрлек.


Шундый семинарларның чираттагысы бүген хуҗалык рәисләрен “Чишмә” агрофирмасы базасына туплады. Шунысы игътибарга лаек, бүген агрофирма – район территориясендәге иң яшь хуҗалык. 2017 елда сафка баскан “Чишмә” бүген инде ышанычлы адымнар белән иң перспективалылар сафына атлый: өч ел эчендә башкарылган эшләре бик күп агрофирманың, киләчәккә планнары тагын да саллырак.


Өч ел эчендә “Чишмә” 45 миллион сумлык техника кайтаруга ирешкән, аның машина-трактор паркы гына түгел, гомумән, барлык тармагы да ел саен яңа төр техника белән тулыланып тора. Яшь җитәкче Ирек Галимов заманча фикер йөртергә сәләтле булуы белән игътибарга лаек. Агрофирманың нигезенә дә нәкъ менә заманчалык салынган.


Машина-трактор паркындагы техника да, хезмәткәрләр дә түземсезлек белән язгы кыр эшләре башлануын көтә, чөнки алар язгы эшләргә тулы әзерлек белән керә. Саллы яңарыш кичергән материаль-техник база моңа тулы мөмкинлек бирә. Техниканың да алар басу-кырларда сыналганын алу яклы – язның бер көне ел туйдырганны яхшы аңлыйлар биредә. Уҗым, күпьеллык культураларны тукландыру буенча да проблемалар булыр төсле түгел, бүгенге көндә агрофирманың ашлама запасы тулыланып килә. Эшкә тотынганчы, аны кирәкле күләмгә җиткерергә планлаштыралар.


Семинарда катнашкан хуҗалык рәисләренә агрофирманың катнашазык әзерләү цехы да үрнәк итеп куелды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәфид Яһүдә улы билгеләп үткәнчә, биредәге тәртип идәннән үк башланган. Азык катнашмалары тәртипләп урнаштырылган, бүленеп куелган.

Иң мөһиме, чишмәлеләр шушы цех аша дөрес рацион булдыруга ирешкән. Бүгенге рацион бер сыердан уртача 25 килограмм сөт алуга исәпләнеп төзелгән. Азык болганышы буенча да кимчелекләр юк. Билгеле, бу юнәлештә мөһим рольне яңа миксер уйнаган. Дөрес үлчәү, яхшы болганыш көтелгән нәтиҗәне дә бирми калмаган – яңа миксер белән куллана башлагач, сыерларның сөт бирүчәнлеге уртача бер килограммга арткан. Бүген агрофирма алты тоннага якын сөт җитештерә.


Агрофирма азык составын люцерна белән баетуның да әһәмиятен зур дип билгели. Сүз уңаеннан, киләчәктә районның башка хуҗалыкларына да бу культураны нәтиҗәлерәк куллану тәкъдиме кертелде.


“Чишмә” агрофирмасы быелдан рапс чәчүне, югары уңдырышлы арпа, бодай басуларын булдыруны планлаштыра. Кукурузага да басым ясаячак ул, чөнки сөтнең нигезен төзүче культуралар сафында кырлар патшасының әһәмиятен район үз мисалында тулысынча дәлилләде.

Бу нисбәттән агрофирма өр-яңа кукуруза чәчкече алып куйган. Агрегатның бәясе дә куркытмаган – ни дисәк тә, терлек азыгының 50 процентын шушы чәчкеч ясый. Районның сигез хуҗалыгы быелгы чәчүгә шушы чәчкеч белән керәчәк, кайчандыр “Нигез” хуҗалыгы сынап караган агрегат хуҗалыклар тарафыннан зур кызыксыну уяткан.


Алга таба семинарда катнашучылар “Чишмә” агрофирмасының мал торакларында булдылар. Гомуми исәпкә 935 баш МЭТ куелган биредә. Районның күп кенә хуҗалыкларындагы кебек үк, “Чишмә”дә дә маллар ике төркемгә аерылып тәрбияләнә: лейкозсыз һәм лейкозлы. Җәмгыятьнең үз алдына куйган төп максатларның берсе – терлекне тулысынча лейкоз авыруыннан арындыру. Бу юнәлештә агрофирмада киңкырлы эш җәелдерелгән.


Малларның бер өлеше Чишмә бүлекчәсендә урнашкан. Биредә тана малы берничә төркемгә бүленгән: каплату алды, каплату һәм буаз таналар. Каплатыласы малларның беренче чиратта сәламәтлеге тикшерелә, УЗИ аппараты ярдәмендә авырулары ачыклана, бары тик тиешле дәва алганнан соң гына алар каплатыла. Гомумән, агрофирмада тана сакланышына зур игътибар юнәлтелгән. Малларның каны ай саен тикшерелеп тора.

Сүз уңаеннан, районның иң яшь хуҗалыгы булса да, терлек исәбен алып бару юнәлешендәге СЕЛЭКС программасына алар иң беренчеләрдән теркәлгән. Агрофирма территориясе видеокүзәтү җайланмалары белән дә җиһазландырылган.


Бозаулар өч айга кадәр кормомамалы торакта тәрбияләнсә, өч-алты айлык бозаулар өчен аерым торак каралган. Алар биредә теше һәм үгез малына бүленеп, ирекле шартларда асрала. Азык тарату тулысынча техника белән башкарыла.


2018 елда бер торакка реконструкция үткәрелеп, ул симертү маллары өчен махсуслаштырылган. Шулай итеп агрофирмада тана линиясе белән параллель рәвештә үгез линиясе сафка баскан. Бирегә алты айлык үгезләр туплана. Бүгенге көндә аларның саны 130 башка җиткән, терлек 4 төркемгә бүленеп тәрбияләнә. Бу малларның тәүлеклек үсеше 1 -1,2 килограммны тәшкил итә. Гомумән, терлекчеләргә бу нисбәттән матди стимул да каралган: тәүлеклек үсеш 800 граммнан ким булмаса, төркемгә җаваплы хезмәткәр ай саен премия белән хөрмәтләнә.


“Чишмә” агрофирмасы нәкъ менә кечкенә малдан нормаль үсеш алуны алга планга куя. Сәламәт бозаудан гына сәламәт сыер алып була, дигән фикерне алга сөрәләр биредә.
“Чишмә” агрофирмасында тояк кисү һәм мөгез яндыру процесслары да үз вакытында җайга салынган. Моның өчен махсус җайланмалар ясатылган. Җайланмалар киңәшмәдә күрсәтмәлелек рәвешендә тәкъдим ителде.


Бүгенге көндә агрофирмада 65 кеше хезмәт куя. Эш бүленеше, хезмәт шартлары тел-теш тигезерлек түгел. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә саллы. Иң мөһиме, агрофирмада үтә күренмәлелек системасы бар: хезмәткәрләрнең эш күрсәткечләре һәркем өчен ачык, алар махсус таблицада билгеләнеп бара.


Агрофирмада хезмәт куючылар өчен ашханә эшли, биредә дә барлык санитар таләпләр җиренә җиткереп башкарылган. Семинарда катнашучылар өчен камыр ризыклары белән чәй табыны да әзерләнгән иде. “Чишмә” агрофирмасының эшчәнлеген чагылдырган слайд белән хуҗалык рәисләре шушы бинада танышты.


Бүгенге заман хезмәт кешесенә мөмкинлекләрне мулдан бирә. “Чишмә” агрофирмасы мисалында да бу ачык чагыла. Актаныш районында терлекчелек, игенчелек юнәлешләрен өлге итеп алган һәр хуҗалык бу хезмәткә күңелен салып эшләргә бурычлы, чөнки безнең “Актаныш игенчесе” дигән бренд дәрәҗәсендәге исемебез бар. Тәҗрибәле хуҗалыклар бу брендның чишмә башында торса, аларның эзенә басып килүче яңа буын алдына шушы мактаулы исемне саклап тоту бурычы йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International