БЕЗНЕҢ ВИДЕОРЕПОРТАЖ: Бүген Актаныш муниципаль районы профсоюз активы конференциясе узды

2020 елның 13 марты, җомга

Актаныш муниципаль районында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюз оешмалары эшчәнлегенә багышланган конференциядә профсоюз оешмасы җитәкчесе Айгөл Галимҗанова хисап тотты. Айгөл Рәдис кызы республика профсоюз әгъзаларына күрсәтелә торган ярдәмнәр турында сөйләде. Ул телгә алган яңалыклар конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Шуларның берсе- дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюз әгъзаларына Татарстан Республикасы шифаханәләренә юлламаларның 20 мең сумын профсоюз түли икән.

Конференция күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты Мактау кәгазъләре һәм Рәхмәт хатларын профсоюз эшендә актив катнашкан райондашларга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International