Бүгенге 24 форма-киңәшмә кысаларында “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров район башлыгы Энгель Фәттахов һәм рәисләр алдында җәмгыятьнең эшчәнлеге хакында хисап тотты.
“Наратлы” – игенчелек белән терлекчелек юнәлешләрендә тигез дәрәҗәдә уңышлы эш алып барган җәмгыятьләрнең берсе. Аның терлекчелегенең нигезендә игенчелек ята. Бүгенге көндә хуҗалыкның бер елга җитәрлек азык запасы бар. Якын киләчәктә “Наратлы” симертү маллары һәм сөт хисабыннан үзенең экономик вәзгыятен тагын да уңайлатып җибәрергә исәп тота. Узган хисап елы эчендә җәмгыятьтә бик күп эшләр эшләнгән, савым заллары, симертү маллары һәм таналар өчен тораклар төзекләндерелгән, сенаж траншеяләре яңартылган.
Җәй аена наратлылылар тәүлеклек савым күләмен тугыз тоннага җиткерүне максат итеп куя. Бүгенгә алар җиде тоннага ирешеп килә. Хуҗалыктагы бер сыердан уртача 17-18 килограмм сөт савыла. Быел Алмаз Мосабиров буш торакларны тана малы белән тытыруны да бурыч итеп алган. Димәк, сөт күләме артуга ныклы нигез бирәчәк яңа терлекләр.
Алмаз Фирдәвис улы үз чыгышында хуҗалык өчен иң авыр мәсьәләгә әверелгән проблемага да тукталды. Бүген хуҗалык кадрларга сизелерлек кытлык кичерә. Елның ике аенда “Наратлы” мал табибыннан һән зоотехниктан башка хезмәт оештырырга мәҗбүр булган, чөнки хуҗалык, төрле сәбәпләр аркасында, шушы ике белгечтән колак каккан.
Иң аянычы, бүген хуҗалыкка эшкә килергә атлыгып торган кадрлар күренми. Юкса, эш шартлары да, хезмәткә түләү дә зарланырлык түгел “Наратлы”да. Әлегә вакытлыча хезмәткә лаеклы ялдагы мал табибын чакыртып торган җәмгыять, анысы да бик кыстатып кына килгән. Әмма көн саен үзгәреш кичергән замана өчен яшь кадрлар кирәк - аларның вакытлыча түгел, даими эшкә урнашуы да зур шарт.
Хуҗалык рәисенең, чыннан да, тәмам үзәгенә үткән кадрлар мәсьәләсе. Читкә куеп тора торган проблема да түгел бит ул ичмасам, бүген күп нәрсә турыдан-туры хуҗалык белгечләреннән тора. Белгечсез хуҗалыкта көтелгән усеш юк һәм булмаячак. Моны яхшы төшенгән Алмаз әфәнде бу нисбәттән юл картасы булдырып, бүген Чалманарат җирлегендә белем алучы укучыларны барлап чыккан. Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлау алдында торган егетләр белән дә сөйләшү алып барылган. Яңа уку елыннан аларның берсе Минзәлә техникумына - мал табибы һөнәрен үзләштерер өчен укырга керәчәк. Хуҗалык, махсус килешү нигезендә, студентларга өстәмә стипендия дә түләп бара. Гомумән, Алмаз Фирдәвис улы “Наратлы”га эшкә килергә теләгән белгечләр өчен шактый яхшы, хәтта көнләшерлек дәрәҗәдә кулай шартлар тәкъдим итә.
- Эшкә кайткан яшь белгечләргә 200 мең күләмендә “подъемный” акча да түләячәкмен, йортын да салдырам, машина да алып бирәм. Иң мөһиме, эшләргә дип килсен алар, - диде җитәкче.
Таш калада фатир арендалап торганчы, “Наратлы” хуҗалыгына кайтып эшләү, чыннан да, отышлы түгелме, яшьләр? Эше кара булса да, акчасы ак ич җир һәм терлек белән бәйле хезмәтнең.