Яз һәм хезмәт бәйрәмендә безне 1 майдан 5 майга кадәр озын яллар көтә. Аннан исә кыска эш атнасында бераз язылып алабыз һәм Җиңү көне уңаеннан янә яллар башлана. Алар 9 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Ә инде 30 апрель һәм 8 майдагы эш көннәре, бәйрәм алды булу сәбәпле, бер сәгатькә кыскара.