8 март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Батыр" спорткомплексында регионара волейбол ярышы узды. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Волейбол Федерациясе Кубогы өчен Татарстан һәм Башкортстан районнары волейболчылары килгән иде. Туп чөючеләрне турнир ачылышында район спорт җитәкчеләре белән бергә РФ атказанган спорт остасы, Олимпия уеннары чемпионы Алексей Обмочаев сәламләде.
Озын көн буена дәвам иткән турнирның җиңүчеләре булып Югары лигада уйнаган Нефтекама волейболчылары танылды. Очколар саны буенча азга гына калышып Актаныш командасы икенче урынны яулады. Өченче урында Сарман районы командасы.
Лаеклы җиңү белән район волейболчылар командасын ихластан котлыйбыз!