ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП: Актаныш сулуы, яз кызы бүген – 8 мартта үзенең гомер бәйрәмен – 55 яшьлек күркәм юбилеен каршы ала!

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Туган җирен өзелеп яратып, үзе туып үскән якта – Актанышта җиргә нык адымнар белән басып йөрүче, киләчәккә карап эш итүче, үз вазифасын төгәл, намуслы башкаручы, хезмәт елларының 33 елында районның икътисадый үсеше өчен бар тырышлыгын, сәләтен куючы хөрмәтле җитәкче, бик күп яшь белгечләргә киңәш бирерлек тәҗрибәле остаз, яраткан хатын, әни, дәү әни, сеңел, апа, җиңги – районның финанс-бюджет палатасы рәисе Кадрия Рәмзи кызы Каюмова бүген иртәдән үк дусларыннан, туган-тумачадан, якыннардан, хезмәттәшләрдән, җитәкчеләрдән котлаулар кабул итә.

Төгәл, таләпчән, үз эшенең остасы булучы Кадрия ханымның хөрмәте дә зурдан. Финанс эшенең үз җаваплылыгы, үз закон кысалары,  үз таләпләре. Иҗадилыкка, хисләр дөньясына урын да юк кебек. Ләкин шул ук вакытта берсеннән-берсе җаваплы, киеренке финанс чишелешләрен табуда зирәклек тә, нәфислек тә, күңел нечкәлеге дә, кешелеклелек тә кирәк. Нәкъ менә шул сыйфатлары өчен яраталар, хөрмәт итәләр аның үзен.

Күркәм юбилей көне Кадрия Рәмзи кызының истәлекле мизгелләргә бай булды,  дәүләт бүләге - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тантаналы шартларда үзенә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.

“Һөнәри осталыгыгыз һәм оештыру сәләтегез, тырыш хезмәтегез һәм бай тәҗрибәгез, һәркемгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булуыгыз белән Сез хезмәттәшләрегез һәм район халкы алдында олы хөрмәт казандыгыз. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, бәрәкәт һәм иминлек телим”, - диелә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатында.

Кадрия Рәмзиевна, туган көнегез белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International