24 февраль көнне актанышлылар игелеккә таба тагын бер адым ясады. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылган хәйрия концерты райондашыбыз Гөлгенә Сафинаны тернәкләндерүгә кирәк булган сумманың тагын бер өлешен туплауга иреште.
Киң күңелле райондашларыбыз тарафыннан концертка 309 билет сатылып, аның суммасы 61 800 сумны тәшкил иткән.
Бу көнне дә Гөлгенәбезгә өстәмә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортына хәйрия тартмасы да урнаштырылган иде. Анда 12 050 сум күләмендә финанс ярдәм салынды. Нәтиҗәдә, гомуми тырышлык белән җыелган матди ярдәм – 73 850 сум.
Шушы саваплы гамәлгә үзеннән кечкенә генә өлеш керткән һәркемгә без чиксез зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Мин сокланам сиңа, КЕШЕЛЕК!